Безнең көрәшчеләр – призер

2012 елның 12 октябре, җомга
    Ютазы спортчылары командасы грек-рим көрәше буенча Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән ярышларда катнашты.
     2012 елның 3 октябреннән 5 октябренә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә грек-рим көрәше буенча 1996-1997 нче елгы яшьләр һәм зурлар арасында ТР кубогы һәм 1993-1995нче елгы юниорлар арасында ТР Беренчелеге булып узды. Ярышларда ТР шәһәр һәм районнарыннан 9 команда һәм 230дан артык спортчы көч сынашты. Команда ярышларында урыссулылар 9 катнашучы команда арасында 5нче урын яулады. Юниорлар арасында шәхси беренчелектә Шәфигуллин Тимур (55 кг авырлык категориясе) һәм Хәмитов Алинур (60 кг авырлык категориясе) бронза призерлар булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International