Самбо буенча ачык Турнир

2012 елның 12 октябре, җомга
2012 елның 7 октябрендә Башкортостан Республикасы Туймазы шәһәрендә самбо буенча Ачык турнир булып узды. Ярышларда Бөгелмә, Яр Чаллы, Урыссу, Октябрьский, Собханкул, Туймазы шәһәрләреннән 120дән артык спортчы катнашты.
     Урыссу спортчылары үзләренең ныклыклары һәм җиңүгә омтылышлары белән призлы урыннар яуладылар: Алиакберов Руфат – көмеш, Сөнгатуллин Нияз, Фомин Ярослав, Фәйзрахманов Алан – бронза призерлар булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International