“Кәрәкәшле” ҖЧҖ тә семинар киңәшмә булып узды.

2012 елның 12 октябре, җомга
Кичә, 11 октябрь көнне сәгать бердә, “Кәрәкәшле” ҖЧҖтә ТР Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Р.М. Нуриев катнашында түбәндәге сораулар буенча семинар-киңәшмә булып узды:
1) 2012 елның 9 аенда терлекчелектә эшләнгән эшләргә нәтиҗә;
2) уҗымнарның хәле;
3) орлыкларны әзерләү турында мәгълүмат.
      Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр, РГВО белгечләре һәм орлыкчылык инспекциясе вәкилләре катнашты. Пленар өлешне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гайнетдинов Атлас Фәрит улы ачып җибәрде. Ул авыл хуҗалыгы формированиеләренә күрсәтелгән финанс ярдәме һәм баш исәбен торгызу буенча йөкләмәнең үтәлеше турында  хәбәр итте. Терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты  Зарипов М.М. чыгыш ясады.
     Уҗымнарның торышы һәм орлыкларны әзерләү турында орлыкчылык инспекциясе начальнигы Зәрия Гришина сөйләде.
     Пленар өлештән соң, киңәшмәдә катнашучылар барысы да көтүне асрау өчен терлекчелек урынын һәм бозау абзары профилакториясен карадылар.
     Ахырда Рөстәм Мидхәтович узган ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International