Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре бәйрәме белән Р.М.Нуриев котлавы.

2012 елның 13 октябре, шимбә
Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре зур бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.
     Авыл хуҗалыгы – ул икътисадның әһәмиятле тармагы. Соңгы вакытта аның безнең районда табышлы өлкә булуын билгеләү күңелле. Бу бүген безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тәэмин итү, аерым алганда, терлекчелек өчен җайланмалар һәм кырчылыкта механизацияләнгән комплекслар сатып алу белән шөгыльләнүебез нәтиҗәсе. Боларның барысы да бөртекле һәм азык культураларыннан югары уңыш алуны тәэмин итә. Моннан тыш, соңгы елларда тереклелек үсеше уңай. Шулай ук районның кайбер торак пунктларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тергезү актив алып барыла. Сүз гаилә фермалары турында бара. Бүген мөгезле эре терлекнең гомуми саны 500дән артык булган унөч ферма уңышлы эшли. Без киләчәктә дә фермалар, терлек саны һәм алардан алынган табыш артыр дип өметләнәбез.
     Бүген өстәлләрендә сезнең хезмәт җимешләре булган барлык ютазылылар исеменнән, сезгә - бер иртәдән икенче иртәгә кадәр, ялларсыз җирдә хезмәт куйган, икмәк һәм яшелчә үстергән, сөт, ит һәм башка туклану продуктлары җитештергән кешеләргә мин зур рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәм белән сезне! Җиңел булмаган хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен, даими рәвештә уңышлы һәм табышлы булсын, сәламәтлегегез беркайчан да какшамасын, гаиләләрегездә җылы мөнәсәбәт, уңайлылык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International