Халык суды күченде

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
     Узган җомга көнне тантаналы шартларда халык хакиме йорты кулланылышка тапшырылды. Ачылу тантанасында башкаладан һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан олы кунаклар катнашты.
     Бүгенге көнгә кадәр халык суды элекке район хастаханәсе администрациясенең тузган бинасында урнашкан иде. Бер ел элек район җитәкчелеге элекке балалар иҗаты үзәге бинасының беренче катын халык судына бирергә дигән карар кабул итте. Мондагы 200 квадрат метр мәйданда, суд коллективының аппарат хезмәткәрләре кабинетлары, суд утырышлары залы, архив, судья кабинеты һәм башка бүлмәләр бар.
    Ачылу тантанасына ТР Югары суды председателе Илгиз Гыйләҗев, ТРның юстиция министры Мидхәт Курманов, республиканың көньяк-көнчыгышындагы район һәм шәһәр судлары вәкилләре килгән иде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, тантананы ачып җибәргәндә, бинаны яңартуны финанслаган район бюджетыннан тыш, бу эштә район советы депутатлары – район сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең зур ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте. Республика бюджетыннан килгән акчага яңа җиһазлар сатып алынган. Үз чиратында юстиция министры район Халык судын 2013 елгы программа буенча яңа оргтехника белән җиһазларга һәм бинаның фасадын төзекләндерергә вәгъдә итте.
      Рөстәм Мидхәтович халык хөкемдары Илдар Шәрифуллинга тантаналы төстә ачкычларны тапшырганнан соң, кунаклар бина эченә үттеләр, ә аннан соң район сәнәгать предприятиеләренә экскурсия ясадылар.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International