Юматов истәлегенә футбол буенча турнир

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Шимбә көнне Урыссуның “Энергия” стадионында Анатолий Юматов истәлегенә багышланган  футбол буенча традицион турнир булып узды.

     Атаклы физкультура эшлеклесе истәлегенә багышланган турнир безнең районда инде өченче тапкыр үткәрелә һәм ел саен күп санлы футбол сөючеләрне җыя. Бу юлы анда Җәлил бистәсеннән “Нефтяник” һәм “Юность” командалары, ә Урыссудан 4 команда - “АКСКиМ”, “УЗЖБИ», «Профиль-М» һәм БЯСМ “Олимп” катнашты. Финал матчында узган еллардагы турнир җиңүчеләре очрашты: иң беренче турнирда җиңгән “Нефтяник” командасы һәм узган елгы җиңүче “Профиль-М” командасы. Кызыклы һәм кискен көрәштә җәлиллеләргә көндәшләре капкасына өч туп кертергә җай чыкты. Урыссулылар бер гол белән генә җавап кайтардылар. Матч кунаклар файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, “Нефтяник” тагын турнирның җиңүчесе булды, “Профиль-М”–икенче, ә “АКСКиМ” футболчылары пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International