“Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең йомгаклау гала-концерты

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
13 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә өлкәннәр декадасы белән бәйләп уздырылган “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең йомгаклау гала-концерты булды. Чарада ТРның Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.“Балкыш” (“Сияние”) фестивале ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы инициативасы белән ТРМәдәният министрлыгы һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы катнашында быел беренче тапкыр үткәрелә. Фестиваль программасында республиканың төрле халыклары-мари, удмурт, татар, чуваш, украин, русларның фольклор коллективлары тәкъдим ителде.
Фестивальнең Урыссу бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә үткән ике этабыннан соң, гала-концерт программасында Ютазы районыннан “Электросоединитель” ААҖнең Оксана Җәләева җитәкчелегендәге “Родники” ветераннар ансамбле катнашты. Бик яхшы чыгышлары өчен аларга диплом һәм бүләк тапшырдылар.
“Гала-концертта катнашучыларны, берничә ай буена республикабызның төрле район һәм шәһәр сәхнәләрендә зона конкурсларында үзләренең чыгышларын күрсәтеп, күп санлы тамашачылар җыйган ветеран оешмаларының сәнгать осталарын мин зур ләззәтләнү белән сәламлим”,-дип билгеләп үтте ТРның Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР ветераннар иҗтимагый оешмасы башлап йөргән, республика җитәкчелеге тарафыннан хупланган, ТРның Мәдәният министрлыгы һәм башка идарә һәм оешмалар тарафыннан зур кызыксыну күрсәтеп оештырылган беренче фестиваль икәнлеген ассызыклады ул.
“Бу идея без карар кабул иткәч, ә Президент республикабызның барлык торак пунктларында соңгы елларда төрле хәлләр аркасында бөтенләй онытылган төзелешләрне башлап, мәдәният йортларын торгызуга тиешле күрсәтмә чыгаргач туды,- дип аңлатты Татарстанның парламент башлыгы. -Бездә авыл клублары төзү, кайчандыр актив эшләп, лаеклы ялга киткән, ләкин аралашу, үз талантын күрсәтү һәм безнең яшьләребезгә үзләренең сәнгатен генә түгел, ә яшәү стилен дә тапшыру өчен, күп санлы ветераннарны шөгыльле итү фикере барлыкка килде. Бу яшь буын һәм безнең хөрмәтле ветераннарыбыз арасындагы элемтәне дәвам итәр өчен кирәк”.
“Бездә мәдәниятның җәмгыять, республика, ә беренче чиратта ветераннарның үзләре өчен без ачарга тиешле төрле катлаулары бар”,- дип басым ясады Ф.Мөхәммәтшин.       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International