Китапханәдә - экскурс

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
17 октябрьдә Үзәк китапханәдә Урыссу коррекцион интернат-мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен “Мавыктыргыч китап дөньясына сәяхәт” исемле экскурс булды. Чара барышында Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәләренең хезмәт күрсәтү бүлекләре белән таныштыру булды. Өлкән китапханәче Рузилә Гәрәева экскурсия үткәрде, китапханә фондында булган китаплар, каталоглар тартмасына карточкалар куелыш системасы турында балаларга җентекләп сөйләде, китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды. Уку залында катнашучылар өчен төсле буяулар белән эшләнгән балалар энциклопедияләренә киңәйтелгән күзәтү үткәрелде. “Китап йорты” дип исемләнгән интеллектуаль уен укучылар өчек кызыклы һәм танып белүгә ярдәм итә торган булды. Чараның йомгаклау өлешендә балаларга күңелле мультипликацион фильмнар күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International