Авыл халкы өчен бушлай хокукый ярдәм

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген безнең районга Республика президенты инициативасы буенча формалашкан, министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалардан мобиль мәгълүмати-консультацион төркем килде.
     Белгечләр гражаннарны Иске Урыссу һәм Ютазы авылы мәдәният йортларында кабул итте. Россия юристлар Ассоциациясеннән формалашкан консультацион төркем Юстиция министрлыгыннан, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгыннан, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Муниципаль берәмлекләр советыннан, ТР буенча РФ Росреестры идарәсеннән, ТР буенча федераль салым хезмәте идарәсеннән, ТР буенча РФ пенсия фонды идарәсеннән, ТР адвокатлар палатасыннан һәм нотариаль палатадан белгечләр составында килде. Кайбер министрлык һәм ведомстволар  җирле белгечләр тарафыннан тәкъдим ителде. Бирелгән барлык сорауларны алар махсус бланкларга билгеләп бардылар, шулар буенча республика президентына отчет биреләчәк. Төркем мондый кабул итүләрне  икенче ел оештыра һәм инде Баулы, Буа, Тәтеш, Кукмара, Алексеевский һ.б. районнарда булган. Министрлык һәм ведомство вәкилләренең авыл халкына консультация бирүе очраклы түгел. Шәһәр халкы, кагыйдә буларак, белгечләр белән аралашуда дефицит тоймый һәм аларга теләсә кайчан мөрәҗәгать итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International