Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 17 октябрендә Ютазы муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды.
Анда түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:
-        2012 елның 9 аенда районда яшүсмерләр җинаятьчелегенең торышы турында;

-        Мәктәпләрдә чыгарылыш 9-11 сыйныф укучыларының урнашуы турында.
Шулай ук РФнең Административ хокук бозулар кодексының (КоАП) 5.35 нче статьясын бозган, баланы тәрбияләү, карау, укыту буенча бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән ата-аналар өчен төзелгән 3 административ протокол тикшерелде. Тикшерелгән эш нәтиҗәләре буенча комиссия тиешле карар чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International