Эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе

2012 елның 19 октябре, җомга
     Һәр ел саен 124 санлы һөнәри училище коллективы эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнаша һәм быел да алар читтә калмадылар.
     Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган ярминкәдә, Парк-Хауста  башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре  һәм мәктәпара укыту комбинатлары укучылары җитештергән продукция тәкъдим ителгән иде. 124 санлы һөнәри училище коллективы ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кул куйган рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International