Районның торак пунктлары арасындагы юллар – Татарстанда иң яхшылардан берсе.

2012 елның 19 октябре, җомга
Әлеге бәхәссез хакыйкатьне Рәсәй юлларыннан берничә мең чакрым юл үткән, саллы эш стажы булган машинайөртүчеләр җиткерде. 2011 елның октябреннән Ютазы районында юлларны төзекләндерү һәм карау белән Руслан Закиров җитәкчелегендәге “Юлчы” ҖЧҖ шөгыльләнә.
Саннар теле белән әйтсәк, агымдагы елның төзелеш сезоны башыннан, предприятие 86 юл билгесе урнаштырган, 7500 квадрат метр өлешләп ремонтлауны башкарган, 20000 метр тузган асфальт-бетон катлауны төзәтелгән. Сүз уңаеннан, асфальт-бетонның ярылган урыннарын битум белән каплау өчен, “Юлчы” җайланма сатып алган. Коллективта 55 кеше исәпләнә. Башкарылган эшләр күләме дә аз түгел. Мисалга, ясалма тигезсезлекләр (яткан полицейскийлар), җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары урнаштырылган. Ел саен автопавильоннарның һәм юл билгеләренең буявы яңартыла, су үткәргеч торбалар ремонтлана. Район юл хезмәтчәннәре инде бүгеннән кышка әзер – кар чистарту өчен әйләндергечләр, чит илдә җитештерелгән йөк төяү транспорты, бозлавыкта таратыр өчен җитәрлек күләмдә тоз һәм ком сатып алынган. Якын киләчәктәге планнарга килсәк, җәмгыять директоры Р. Закиров сүзләренә караганда, Югары Стәрле – Каразирек – Урыссу, Әбсәләм – Александровка, Урыссу – Октябрьский автоюлларын төзекләндерү планлаштырыла. Район юл эшчеләре хәйрия эшчәнлегеннән дә читтә калмый. Мисал өчен, Урыссу урамы буенча тротуар салуга “Юлчы” 1 200 000 сум күләмендә акча сарыф иткән, Самара трассасы ягыннан керү урынында 150 мең сумлык стела урнаштырган, Урыссу мәчете территориясендә 300 мең сумга машиналар кую урыны төзегән. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен ничек каршы алачаклары турындагы сорауга, биредә удар хезмәт белән һәм иң яхшыларны бүләкләп, дип җавап бирделәр.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International