Президентка рәхмәт!

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе
      Шимбә көнне, 20 октябрьдә, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары – 82 яшьлек Мөкәрәмә Зариповага һәм 98 яшьлек Мөнәвәрә Шәрифуллинага  тантаналы шартларда кадерле фатир ачкычларын тапшырды. Алар икесе дә Бәйрәкә авылыннан.
     Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту эшенә җитди игътибар бирелә. Яңа төзелеп килүче Солнечный микрорайонында, ветераннарга ике фатирлы йортлар төзү өчен,  тулы бер Көнчыгыш урамы бүленгән. Ел башыннан монда ике фатирлы биш йорт кулланылышка тапшырылган. Яңа өйгә күчкән Мөнәвәрә әби, олы яшьтә булуына карамастан, аек фикерле һәм сәламәт зиһенле.

“ Безнең гаилә өчен әһәмиятле шушы көнгә кадәр яшәгәнемә Ходайга рәхмәт. Безнең авыр,кайчакларда көчтән килмәслек хезмәтне истә тотулары өчен хөкүмәткә, илебез президентына рәхмәт. Сугыш вакытында мин җиде бала белән берүзем калдым – ирем Сәйфулла фронтка китте. Бер балам ачлыктан үлде. Ә без, хатын-кызлар, ирләребез фронтта кулларына корал тота алсын өчен, иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләдек. Балаларымның кайгыртуы аркасында бүген мин муллыкта яшим, дәүләт кайгыртуы аркасында бик яхшы тораклы булдым.”

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International