Утырышлар залыннан

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе
Бүген утырышлар залында II чакырылыш Ютазы район советының чираттагы XXIV утырышы булып узды.

     Утырышны Ютазы районы башлыгы Р.Нуриев ачып җибәрде һәм алып барды. Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, аның урынбасарлары, дәүләт көч структурасы җитәкчеләре, палата председательләре, бүлек начальниклары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый формированиеләр председательләре һәм шулай ук масса-күләм мәгълүмат чаралары чакырылган иде.

Утырыш башында ук район башлыгы район советы депутатларына таныклыклар тапшырды. Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелган иде. Шуларның берсе – ТР Ютазы районы башлыгы урынбасары, Ютазы муниципаль район советы председателе урынбасарының вакытыннан алда вәкаләтләрен калдыру турында. Бу эш буенча район советына Рәмзия Хәкимовадан гариза килде һәм ул уңай хәл ителде. Район башлыгы Рәмзия Кәшифовнага озак еллар нәтиҗәле хезмәте, Ютазы районында җирле үзидарәнең формалашуы, үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен мактау грамотасы тапшырды.

      Аннан соң депутатларга район башлыгы урынбасары һәм район советы председателе урынбасарын сайлау турындагы  мәсьәләне карау көтелә иде. Район уставының 41 статьясы нигезендә Ютазы районы башлыгы урынбасары, район башлыгы тәкъдиме белән, район советы депутатлары арасыннан сайлана. Рөстәм Мидхәтович Зәрия Рәшитова кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан район башлыгы тәкъдимен хупладылар һәм Зәрия Әхмәдулловнаны җаваплы вазифага сайлануы белән тәбрик иттеләр. Алга таба район контроль-исәп палатасы председателен вазифасыннан азат итү турындагы мәсьәлә каралды. Хәзерге вакытка кадәр бу вазифаны биләгән Зәрия Сәетгалинадан район советына вакытыннан алда вәкаләтләрен калдыру турында гариза килгән иде. Гариза шулай ук канәгатьләндерелде. Шулай итеп утырышның көнүзәк сораулары төгәлләнде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International