Музейга бүләк

2012 елның 26 октябре, җомга
Хезмәт ветераны Кузьма Кукушкин район музеена 124тән артык экспонат бүләк иткән. Кузьма Дмитриевич Мөслим районының Нагайбәк авылыннан, ә 1975 елдан бирле Урыссуда яши. Сугыш барган 1943 елда туса да, ул сугышны хәтерләми. Әмма Рәсәй коралының данын күрсәткән  бар нәрсә аны балачактан үзенә тарткан. Һәм бу гына да түгел, билгеле. Тарих белән кызыксыну, беренче чиратта, аны борынгы, беренче карашка беркемгә дә кирәге булмаган әйберләргә кызыксыну уянуга сәбәп булган. Кукушкин бу турыда башка фикердә. Тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, ук очлары –борынгы язуның өзелгән фразалары күп нәрсә турында сөйли алалар. Һәм ул коллекцияләгән: төрле сәфәрләрдән өенә әле атып тишелгән каска, әле тәңкәләр, әле илебезнең тарихи битләрен гәүдәләндергән фотосурәтләр алып кайткан. Мәсәлән, Кече җиргә баргач, Кара диңгезнең Новороссийский култыгы суларында йөзгәндә, ул очраклы рәвештә генә ләм белән капланган нәрсә таба. Ә бу Бөек Ватан сугышы вакытыннан калган каска булып чыга. Кузьма Дмитриевичның әйбер җыюга дәртен аның иптәшләре дә бүлешәләр, коллекциясен тулыландырырга булышалар. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында тундрада фашистлар тарафыннан бәреп төшерелгән ЯК-3 самолеты сурәтләнгән фоторәсем аның кулына шулай эләгә. Якын чит илләрнең кәгазь һәм вак акчалары, борынгы патша акчалары, пулемет лентасы, бомба кыйпылчыгы, мамонтның калак сөяге һәм умырткасы, ташка әйләнгән агач, тире эшкәртә торган кыргыч (таш гасыр), меңьеллык керамик савыт кисәкләре, девон чоры кабырчыгы, киле, җеп эрләгеч, май язгыч, винтовка штыгы, революциягә кадәр басылган китаплар – бу әле музейга бүләк ителгән экспонатларның тулы исемлеге түгел. Кузьма Дмитриевич бу эш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Планында – акгвардиячеләр чигенгән урыннарның берсенә экспидиция оештыру. Күренекле нәселгә караган башкорт исемен йөрткән авылдан чыккан кеше буларак, Кукушкин һәрвакыт күптән үткән чорлар белән кызыксынган. Ул мәктәп елларында булгалаган “Емельян Пугачев мәгарәсе” аның туган төбәгендә хәзер дә саклана. Кем белә, бәлки, кайчан да булса район музее бүтән кызыклы, барлык тереклекнең фанилыгын һәм вакытның чиксезлеген күрсәтүче дәлил булган экспонатлар белән тулыланыр.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International