Пәйгамбәрләргә ияреп

2012 елның 26 октябре, җомга
Урыссу бистәсе мөселманнары Корбан бәйрәме көнне үзәк мәчеткә Аллаһны олылаган тәкъбир әйтеп килделәр. Мөселманнар бу көнне үзләренең иң зур бәйрәмнәреннән берсе дип саныйлар. “ Кеше канын түкмә, менә сиңа корбан хайван”,-дип бәрән биреп, Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә боерган.

Бәйрәм көнне корбанга чалынган малның итен авырулар, хәлсезләр, мохтаҗлар авыз итәргә тиеш. Кеше ялгыз гына яши алмый. Ул зур җәмгыятьнең әгъзасы булып тора. Башкаларга яхшылык эшләмәсә, үзенә карата әйләнә-тирәдән дә яхшылык тоймаячак. Кешелеклелек – һәркемнең башкаларга файда китерергә омтылышы ул. Бу фикерләр Ютазы районы имам- мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Урыссу мәчетенең исламга өндәү бүлеге җитәкчесе Ильяс Зиннәтуллин чыгышларында һәм котлауларында кызыл җеп булып үттеләр. Марат хәзрәт мәчеткә һәм мәдрәсәгә даими булышып торган предприятие директорлары, хуҗалык җитәкчеләренең исемнәрен атады, аерым рәхмәтләрне корбанга мал биргән Тукай исемендәге ҖЧҖ җитәкчелегенә, Уфа мөселманнарына җиткерде. Мәчет һәм мәдрәсә төзелеше башында торган энтузиастларның исемнәрен искә төшереп китте. Үзенең догаларында Аллаһтан исәннәргә сәламәтлек һәм иминлек, үлгәннәргә мәрхәмәт сорады. Мәккәгә Хаҗ кылырга киткән якташларыбызның исән-имин кайтуларын теләде. Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы үз чыгышында бу бәйрәм көнендә яшьләрнең күп булуыннан канәгатьлеген җиткерде.Урыссу мәчете хәзрәтләренә яшьләрдә әхлак нигезләрен тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтте. Мәчет янындагы территориягә асфальт җәелүен, Урыссу бистәсендә икенче мәчет төзелүне күңелле вакыйга дип ассызыклады.
Бай эчтәлекле бәйрәм вәгазендә Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин болай диде: “Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) һәр көн үзенең эзеннән баручылардан: “Ә сез бүген авыру кешенең хәлен белдегезме, мөселманны соңгы юлга озатырга булыштыгызмы, ятим баланың башыннан сыйпадыгызмы?”-дип сораган. Әйдәгез без дә мохтаҗлар, авырулар, аз керемлеләр белән корбан хайванның ите белән бүлешик, һәм бу бәйрәм көнне генә дә түгел. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйк!” Корбан бәйрәмендә Урыссу мәчетендә чалынган хайваннарның ите сукырлар җәмгыятенә, ялгыз әбиләргә өләшенде һәм мәдрәсәгә калдырылды.
Бәйрәмнең азагында җыелган мөселманнар гает намазы укыдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International