“Команда 2013” проекты

2012 елның 27 октябре, шимбә
26 октябрьдә Балалар иҗаты үзәге педагоглары “Команда 2013” проекты конкурсының район этабын үткәрделәр. Ул ТР Ютазы районы мәгариф учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында узды. Бәйгедә 14 команда катнашты. Катнашучы командалар 3 өй эше күрсәттеләр:

- команданы тәкъдим итү;

- Универсиадада катнашучы илнең иҗади визиткасы (алдан үткәрелгән җирәбә буенча);

- фото – презентация белән чит телдә экскурсия.

1 урын - Өченче санлы Урыссу урта мәктәбе командасы, Украинаны тәкъдим итте;

2 урын – Әбсәләм мәктәбе командасы, Бөекбританияне тәкъдим итте;

3 урын – Ютазы урта мәктәбе командасы, Кубаны тәкъдим итте.

Призлы урын алган командалар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International