Һөнәри осталык бәйгесе: яхшыларның яхшысы

2012 елның 28 октябре, якшәмбе
Кичә “Электросоединитель» заводы базасында токарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар арасында һөнәри осталык буенча конкурс булды.Бу һөнәр белгечләре районга һәрвакыт таләп ителә. Кагыйдә буларак, алар югары дәрәҗәдәге профессионаллар һәм мондый бәйгеләрдә жюрига яхшыларның яхшысын сайлап алырга шактый кыен. Шулай итеп, бу көнне иң яхшы исемен алыр өчен алты токарь, ун эретеп ябыштыручы, өч фрезерчы ярышты. Бәйге башланганчы “Электросоединитель» заводының генераль директоры Рәшит Нәбиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларга уңышлар һәм җиңү, шулай ук бәйгедән канәгатьлек алуларын теләде.

Өч номинация буенча бәйге ике өлештән торды-теоретик һәм гамәли. Теоретик өлештә конкурста катнашучылар үз белгечлекләренә караган тест сорауларына 15 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде. Шунсын әйтергә кирәк, барлык ир-атлар да бу биремне биш минут чамасы вакыт эчендә эшләп бетерделәр, шуның белән бәйге комиссиясен дә шаккатырдылар. Ә комиссия составына  районның әйдәп баручы предприятиеләреннән югары класслы белгечләр кергән иде. Комисия белән “Электросоединитель» ААҖ гендиректоры урынбасары Нәзиф Шәйдуллин җитәкчелек итте. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Алсу Фәйсханова шулай ук бәйгене оештыруда һәм судьялык итүдә актив катнашты.

Һәр номинациядә иң яхшы өчлекне сайлап алу җиңел булмады. Шулай да эш барышында жюри алдынгыларны билгеләде. Шулай итеп, “Иң яхшы токарь” номинациясендә беренче урын –Рәис Нәҗмиев (Электросоединитель”), икенче – Николай Зубарев (“Электросоединитель”), өченче – Зирәк Галиев (ГРЭС). Эретеп ябыштыручылар арасында иң яхшысы дип Фуат Фәтхетдинов (Урыссу проммәйданчыгы, Әлмәт ЛПУМГ) табылды. Икенче – Зәйтүн Фәхриев (“Электросоединитель”), өченче – Әнис Габделгалиев (АКСКиМ). Конкурс комиссиясе фикере буенча, иң яхшы фрезерчы – Александр Анисимов , икенче – Фәнис Хәмидуллин (“Электросоединитель”), өченче – Илшат Габдрахманов (АКСКиМ). Электрчылар һәм шоферлар бәйгесендәге кебек, өч номинациянең  дәберенче урын алган җиңүчеләре республикабыз башкаласында булачак якташлар слетына барачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International