Ютазы районы әниләренә рәхмәтнең ихласы

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында җыелган күп сандагы тамашачылар, аеруча аналар өчен куелган концерт программасы башыннан алып ахырына кадәр җир йөзендәге иң кадерле затлар – әниләргә мәдхия җырлады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин ихлас күңеленнән чыккан теләкләрен юллап, аналарны бәйрәм белән котлады. Һәм зур канәгатьлек хисе белән кыю йөрәкле, киң күңелле аналарга лаеклы бүләкләрен тапшырды.

Ә инде бу кичне район мәдәният йортының иң шәп артистлары һәм талантлы иҗат коллективлары башкарган җырлар һәм биюләр, яңгараган матур һәм җылы сүзләр һәркемнең йөрәгенә сары май булып ятты.

Илмира ГАЛИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International