Көзге призыв өчен бәйрәм

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Хәрби хезмәткә алынучы көне гадәттәгечә спартакиада белән башланды һәм “Восток” СКАКда тантана белән тәмамланды.
Көзге призывта Рәсәй Армиясе сафларына 42 ютазылы китәчәк. Китәр алдыннан алар үзләренең физик әзерлекләрен “Энергетик” стадионында тикшереп карады. Монда егетләр җиңел атлетиканың дүрт юнәлеше буенча үзара көч сынаштылар. Аркылы борыста күтәрелү буенча Динар Дусаев иң яхшысы дип танылды, икенче – Андрей Ромашов, өченче – Рәмис Гәрәев. Урыннан иң еракка Айдар Салихов сикерде. Илһам Шәмсуллин аның күрсәткечләреннән аз гына калышты. Өченче урын тагын Рәмис Гәрәевныкы. Кечкенә тупны ату буенча Айдар Салиховка тиңнәр булмады. Икенче урында тагын Илһам Шәмсуллин, өченче – Фарух Галләмов. 400 м араны Рөстәм Хәлимуллин барысыннан да тизрәк йөгереп үтте. Икенче булып финишка Азат Гайнанов килде, өченче – Евгений Скворцов.    
Спартакиададан соң яшьләр тулы составта “Восток” СКАКна килделәр, анда аларны әзер табын һәм хөрмәтле кунаклар көтә иде. Котлаулар һәм юл теләкләре белән призывникларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов, Баулы һәм Ютазы районнары военкомы Илшат Халитов һәм башка бик күпләр мөрәҗәгать итте. Сүз уңаеннан, Илшат Халитов кайбер призывникларга чакыру кәгазьләре дә бирде. Аңа һәм Дәүләт Думасы депутатына призывниклар сораулар да бирделәр. Акча белән тәэмин итүгә килгәндә, ул сизелерлек арткан- бер айга 340 сумнан 2000сумга кадәр (ә Севостопольгә хезмәткә эләккәннәргә айга 12 меңгә кадәр). Элеккечә Татарстан призывниклары туганнары һәм якыннары белән кәрәзле телефоннан аралаша алу мөмкинлеге алалар. Телефоннарны аларга призывникларның терәк пунктында бирәчәкләр. Моңардан тыш, хәрби хезмәттән соң приывниклар югары уку йортларына һәм ссузларга беренче чиратта керү хокукына ия булалар һәм элек укыган урынында укуны дәвам итә алачаклар.
Призывникларга аеруча дулкынландыргыч киңәшләрне сугышчан хәрәкәттә катнашкан кешеләр - Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск сугышында катнашкан Миңлебай Миннекәев, Әфганстан һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Ринат Кадыйров, Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан Андрей Смоленөев, “Батырлык ордены” иясе Марат Гыйлметдинов бирде.
Элек район мәдәният йортында эшләгән призывник Илдар Әхтәмов үзенең дулкынландыргыч җырында әти-әниләр өчен дога кылырга чакырды. Аның көчле, әсир итә торган тавышы армия мәдәни тормышында һичшиксез үз урынын табар.
Тантана азагында Андрей Подовалов спартакиадада катнашучыларны котлады. Ул җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм призлар тапшырды, армия тормышында да шундый уңышларга ирешүләрен теләде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International