Балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, Яңа ел бүләкләре сайлау буенча кайнар линия

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Халыкны агарту максатларында Роспотребнадзор тарафыннан балалар товарлары сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, Яңа ел бүләкләре сайлап алу буенча кайнар линия оештырыла.

Гражданнар татлы бүләкләрнең, балалар уенчыкларының, аяк киеме һәм кием-салымының, карнавал костюмнарының, пиротехник эшләнмәләрнең, аниматорларының һәм балалар чыршыларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җаваплар ала алачак.

"Кайнар линия" 2019 елның 2 декабреннән 21 декабренә кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8(85569)5-63-63, 8(85569)5-63-62 телефоннары буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International