Ведомстводан тыш сак службасы юбилее

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Ведомстводан тыш сак бүлеге барлыккы килүнең 60 еллык юбилее алдыннан утырышлар залында аның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Район советы Аппараты җитәкчесе Гүзәл Латыйпова бүлекнең өч хезмәткәренә бүләкләр тапшырды. Оператив хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәле казанышлары өчен ТР ФГКУ УВО ЭЭМ Баулы районы буенча ведомстводан тыш сак хезмәте начальнигы урынбасары Евгений Агафонов район советының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шул ук филиалның Урыссуда урнашкан Баулы районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге полиция взводы полицийскийлары Илнар Шәйхетдинов һәм Рушан Камаев район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International