Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә һәлак булганнарны гына түгел, ә Сталин эзәрлекләүләренең тере шаһитларын да онытмау мөһим, чөнки егерме ел буена совет халкының тулы бер катлавы юкка чыгарылган. Рәсәй тарихындагы бу канлы тап беркайчан да бетмәс...
Бүгенге көндә безнең районда илебезнең бу олы фаҗигасы корбаны булган 73 кеше яши. Бүген алар барысы да район башлыгының мәрхәмәт сүзләре һәм изгелек, тынычлык теләкләре язылган мөрәҗәгатен алдылар. Шулай ук аларга республика финанслары исәбеннән 2013 елның беренче яртыеллыгына “Моя газета” атналыгына язылу үткәрелде.
Шунысы мөһим: яшь ютазылылар бу истәлекле датаны белсеннәр, Бөек Ватан сугышының һәлак булган һәм исән ветераннарына тиешле хөрмәт күрсәтсеннәр һәм сәяси репрессия корбаннарын онытмасыннар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International