«Балачак дустым – Виктор Драгунский» («Денискины рассказы») китабына 60 еллыгына һәм балалар язучысының туган көненә багышланган II Төбәкара челтәр акциясе кысаларында ,Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы урта мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән әдәби уен үткәрделәр.
Әдәби уен язучының тормыш юлын бәян итүдән башланып китте. Китапханә мөдире Ю.И. Агафонова балаларны авторның авыр язмышы белән таныштырды, аның Бөек Ватан сугышы вакытында “ополченцлар” сафында булуы, театрда хезмәт итүе, һәм, әлбәттә инде, кызык хикәяләр язуы бәян ителде. Аннары балалар бик теләп «Денискины рассказы» китабы буенча әдәби уенда катнаштылар.
Уен барышында балалар игътибарына «Елмайту остасы – Виктор Драгунский» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.