Ютазы районында белем бирү сыйфатын тикшерделәр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Ачыкланган кагыйдә бозулар арасында - сайтларны йомшак алып бару, өч педагогның һәм бер җитәкченең квалификация таләпләренә туры килмәве, лицензия контроле линиясе буенча районның дүрт мәктәбенә күрсәтмәләр бирелгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм белем бирү сыйфатына күзәтчелек һәм контроль департаменты район мәгариф учреждениеләрен тикшергән.

Тикшерү 14 мәктәптә, 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм ике өстәмә белем бирү учреждениесендә үткәрелгән. Нәтиҗәдә, бер генә беркетмә дә төзелмәгән, 52 күрсәтмә бирелгән. Департамент җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов билгеләп үткәнчә, тикшерелгән районнар арасында бу иң югары күрсәткеч.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, барлык мәктәпкәчә учреждениеләр лицензия таләпләре буенча бер кагыйдә бозусыз тикшерү узган.

Укучыларны төп белем бирү программалары буенча әзерләүнең дәүләт стандартларына туры килү-килмәвен бәяләү нәтиҗәләре белән сыйфат контроле бүлеге башлыгы Альбина Урмеева чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районның барлык белем бирү учреждениеләре куелган таләпләргә туры килә һәм тупас кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Альбина Урмеева җибәрелгән хаталарны җиткерде һәм һәр пункт буенча аңлатмалар бирде. Уку-укыту планнарын, программаларын төзүдәге хаталардан тыш, кайбер уку йортларында чыгарылыш тикшерү эшләре буенча билгеләрнең артык югары куелуы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International