СПИДка «ЮК» дип әйт!

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсе “Кызыл тасма. СПИДка ЮК дип әйт!” дип аталган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган урам акциясе уздырды.

"Кызыл тасма» - ул шәфкатьлелек һәм СПИДтан башка киләчәккә өмет символы. Акция барышында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан һәр катнашучыга матурлап элмәкләп бәйләнгән кызыл тасма һәм мөһим мәгълүматны - үлем вирусы, аның билгеләре, күчү юллары һәм профилактикасы турында информацияне үз эченә алган буклет тапшырылды. Әлеге акциядә Урыссу бистәсендә яшәүчеләр катнашты, беркем дә битараф калмады, барысы да ВИЧ-инфекциягә һәм СПИДка - " ЮК!» дип әйтү теләгендә берләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International