Терлекчелектә 10 ай эшчәнлек нәтиҗәләре һәм малларны кышкы аранда асрауга күчерү буенча семинар-киңәшмә.

2012 елның 2 ноябре, җомга
Узган чәршәмбедә, 31 октябрь көнне, “Таң” ҖЧҖ базасындатерлекчелектә 10 ай эшчәнлек нәтиҗәләре һәм малларны кышкы аранда асрауга күчерү буенча, хуҗалыкларның зооветбелгечләре, осеменаторлары, СТФ җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов һәм аның ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин катнашты.
Иске Урыссу авылы мәдәният йортында үткән теоретик өлештән соң, производство-маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов савым көтүен яңадан җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Тулаем алганда район буенча бу тармакның эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Шул уңайдан Андрей Подовалов районның уңышлы үсеше күпчелек очракта авыл хуҗалыгы торышына бәйле икәнлеген билгеләп үтте. Ул аграрийларны бөтен көчләрен АПК ларны үстерүгә мобилизацияләргә чакырды, ә моны район башлыгы махсус контрольдә тота.
Семинарның гамәли өлеше хуҗалык фермаларында үтте. Монда катнашучылар кышлау, су эчерү, бозауларны асрау, азык әзерләү өчен су җылыта торган мичне файдалану шартлары белән таныштылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International