Бердәм булганда, без көчле

2012 елның 2 ноябре, җомга
Алда безнең зарыгып көткән бәйрәм яллары. Бу көннәрдә без берьюлы ике истәлекле дата – халык бердәмлеге көнен һәм республикабызның Конституция көнен билгеләп узачакбыз.
     Әлеге ике бәйрәм дә символик мәгънәгә ия. Аларның берсе күп милләтле ил халкының бердәмлеген символлаштыра, икенчесе – татарстанлыларны берләштерә. Изге гамәлләребез һәм уйларыбыз бердәмлегендә генә без районның уңышлы үсешен, ютазылыларның яшәү  сыйфатын яхшыртуга уңай шартлар тудыру эшен эзлекле рәвештә дәвам итүне тәэмин итәчәкбез. Ризалыкта һәм бердәмлектә яшәгәндә генә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү күпкә җиңелрәк.
     Әлеге бәйрәмнәр безне эшебездәге яңа уңышларга, кыю планнарга һәм яхшы өметләргә илһамландырсын. Сәләмәтлек, бәхет, алдагы көнгә ышаныч, яраткан районыбыз, туган республикабыз һәм бөтен бөек илебезгз иминлек, уңышлар телим!

                                                                    Р. Нуриев, Ютазы районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International