Үсеш өчен грант

2012 елның 6 ноябре, сишәмбе
Инвалид балалар өчен атка атланып йөреп сәламәтләнүпроекты үсеш өчен грант алды.
Бүген безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 71 бала яши. Бу үзәк нерв системасы, сөяк-мускул системасы, психик көйсезләнүләр, тумыштан килгән аномалияләр һәм башка авырулар белән чирләүче балалар.
Мондый балаларны социаль-психологик реабилитацияләү өчен “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре проект эшләделәр. Анда балаларны реабилитацияләүдә атка атланып йөреп сәламәтләнү методы күз алдында тотыла. Бу проект “РИТЭК” ААҖ һәм ТРның “Лукойл” хәйрия фондының өченче социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашты. Безнең үзәк “Шәфкать” номинациясендә диплом һәм проект үсеше өчен 150 мең сум белән бүләкләнде. 
Үзәккә проектны тормышка ашыру өчен, шөгыльләнү урынына балаларны алып килергә микроавтобус сатып алырга, зур булмаган ат асраучы хуҗалык һәм жокей белән килешү төзергә кирәк. Бу белгечлеккә районда бер генә кеше ия. Районда бердәнбер юртак атлар тренеры Урыссу интернат-мәктәбендә укыта.
Атка атланып йөреп сәламәтләнү методы дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Русиядә дә, үзен танытты. Ул балаларның сәламәтләнүендә һәм аларның җәмгыятьтә үсешендә  һичшиксез уңай үзгәрешләр күрсәтер. Бу проект безнең районда балалар шатлыгына уңышлы эшләп китәр, дип ышанырга гына кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International