«Снегоход» операциясен уздыру

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 10 декабрендәге 01-05/290-пр номерлы боерыгы нигезендә, " Снегоход - 2019» профилактик операциясе уздырылачак.

Операция гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә техник торыш, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Тикшерүләр уздырганда, түбәндәгеләргә аерым игътибар биреләчәк:

- машиналарның (агрегатларның) теркәү мәгълүматларына туры килүе;

- машиналарны теркәү Кагыйдәләрен үтәү;

- техник тикшерүне вакытында үткәрү;

- машина йөртүченең тиешле категориядәге тракторчы-машинист рөхсәт таныклыгы булуы.

“Снегоход” операциясе уздырылуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе республика халкына үз милкендә булган “внедорожный” моточараларны теркәү һәм техник карау узу, шулай ук идарә итү хокукына таныклык булу кирәклеге турында искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International