«Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” Бөтенрусия наркотикларга каршы акция

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” Бөтенрусия наркотикларга каршы акциясе стартка әзерләнә. 

12 ноябрьдән башлап түбәндәге телефоннар буенча халыктан шалтыратулар кабул ителә:

Наркоконтроль Бөгелмә: 8(85594)—4-22-50

Мәгариф бүлеге: 2-71-00

Эчке эшләр бүлеге: 2-66-02

Үзәк район хастаханәсенең наркология хезмәте: 2-65-40, 2-65-42

 

     Наркотикларның коточкыч  һөҗүмен наркокантроль һәм гади гражданнарның уртак тырышлыгы белән генә җиңәргә мөмкин булуы беркемгә дә сер түгел. Еш кына курку һәм ышанып бетмәү биләп алган авыр очракларда, кешеләр кая мөрәҗәгать итәргә, авырткан сорауны кемгә бирергә һәм булган мәгълүматны кемгә хәбәр итәргә икәнлекне белмиләр.

     Махсус шуның өчен ел саен наркоконтроль идарәсе «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе үткәрә. Аның төп максаты – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә халыкның игътибарын юнәлтү.

     Бу акция кысаларында һәркем “кайнар линия” телефонына аноним рәвештә ТР ФСКН һәм ЭЭМ хезмәткәрләренә файдалы мәгълүмат тапшыра ала.

    Моннан тыш, республикада яшәүчеләр сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре, спорт һәм туризмминистрлыклары белгечләренә, шулай ук дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләренә күптән борчый торган сорауларын да бирә алалар.

    Хәбәрләрне идарәнең Интернет-кабул итү бүлмәсендә  http://ufskn.tatar.ru.сайтында калдырырга мөмкин.

Сезнең мәгълүматыгыз дөньяны яхшырак итәргә булышыр!

Шалтыратыгыз һәм сезне ишетерләр!

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International