Утырышлар залыннан

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча үзебездә җитештерелгән продуция күләме 2 млрд 77 млн сум тәшкил итте.
Бу турыда сүз район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова рәислегендә үткән бүлек һәм служба җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә барды. Киңәшмә күңелле миссиядән башланды. Район ветеринария оешмасы белгече Миләүшә Фаздуллина район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аннан соң территориаль үсеш бүлеге начальнигы Алсу Фәйсханова районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. Аерым алганда, ул промышленность җитештерү индексының 104,6 процент тәшкил итүен хәбәр итте. Төп авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча агымдагы елның 9 аена авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнеңкүләме – 532 млн 253 мең сум, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 110 процент тәшкил итә.
Райондагы эшкә яраклы халыкның төп керем чыганагы – хезмәт хакы. Статистика буенча, бу елның беренче октябренә район предприятие һәм оешмаларында эшләүче кешенең уртача айлык хезмәт хакы - 16531,5 сум булган, бу 2011 ел белән чагыштырганда 111,5 процент.    
Киңәшмәдә әйтелгәнчә, халыкның акчалата кереме яшәүнең сыйфатын тәшкил итүче мөһим өлеш булып тора. 2012 елның тугыз аена халыкның җан башына кереме 8489 сум булган (2011 елда – 7214 сум).
Шулай ук киңәшмәдә янгын күзәтү начальнигы Илһам Сәхибгәрәев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда янгыннар саны икегә арткан. Шулай да шәхси секторда янгыннар кимегән. Мунча һәм сарайлар яну элекке дәрәҗәдә калган. Агымдагы елда янгында үлем очраклары күзәтелмәгән ( 2011 елда – 5 кеше һәлак булган иде). Янгын сүндерүчеләргә үлән сүндерергә дә чыгарга туры килгән.   

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International