Бокс буенча Традицион XXI Турнир

2012 елның 9 ноябре, җомга
2012 елның 1 ноябреннән 4 ноябренә кадәр БРның Туймазы шәһәрендә интернационалист-сугышчы Фәнүз Гәрәев истәлегенә бокс буенча ТрадиционXXI Турнир булып узды. Ярышларда Санкт Петербург, Чиләбе, Екатеринбург, Оренбург шәһәрләреннән, ТР һәм БР районнарыннан 160 тан артык спортчы катнашты. “Олимп” БЯСМ тренер-укытучысы Добрин В.Н. җитәкчелегендәге Ютазы районы боксчылары бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:
Яхин Динар (40кг авырлык категориясе) – I урын;

Гыйлметдинов Илдар (44,5кг авырлык категориясе) – Iурын;

Вәлиуллин Карам (54кг авырлык категориясе) – Iурын;

Газиев Наил (42кг авырлык категориясе) – IIIурын;

Сюсин Дмитрий (38,5кг авырлык категориясе) – IIIурын;

Гыйлметдинов Радик (41,5кг авырлык категориясе) – IIIурын;

Боксчыларның барып кайтуын оештырган “ВторметТранзит” ҖЧҖ җитәкчесе

И. Ф.Җиһангировка һәм “Кооператор” ҖЧҖ җитәкчесе И.К. Вәлиуллинга бик зур рәхмәт.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International