Районның халкы арта

2012 елның 9 ноябре, җомга
Районда халык саны арту буенча уңай тенденция күзәтелә.
Загс бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 аенда районда 269 бала туган, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 41 сабыйга күбрәк. Сентябрь һәм октябрьдә үлүчеләр саныннан туучылар санының артуы исәбенә халык санының табигый артымы күзәтелә. Быел өйләнешүчеләр саны да күбрәк. Гыйнвардан ноябрьгә кадәр районда 140 гаилә пары оешкан, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 11 парга күбрәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International