Карт тирәкләрне кисү эше алып барыла

2012 елның 9 ноябре, җомга
Районның торак пунктларында карт тирәкләрне кисү эше алып барыла.
Эшне “Урыссу яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе” башкара. Мәсәлән, Урыссу бистәсендә халык эшчәнлеге өчен куркыныч тудыручы 45 агач киселгән. Бәйрәкәдә – 18 тирәк, Ютазы авылында – 19, Ташкичүдә бер агач киселгән. Биектә эшләр башкару өчен җирле бюджет акчасына автогидрокүтәргеч сатып алынган. Инфраструктура үсеше бүлегендә бу эшләрнең дәвам итүен әйттеләр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International