Акбаш авылында яшәүче сугыш ветераны Мөхәммәтнур Салих улы Каниев 93 яше уңаеннан котлаулар кабул итте

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтнур Каниев 93 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Мөхәммәтнур Салих улы Баулы районы Мортаза авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул җиде сыйныфны тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. 1944 елда егетне хәрби хезмәткә чакыралар һәм ул Ватаныбызның Көнчыгыш чикләрен саклауга китә. Мөхәммәтнур Салих улы разведкада хезмәт итә, Манчжурияне азат итүдә катнаша. Сугыш тәмамланганнан соң ул кече командирлар составын әзерләү курсларын тәмамлый һәм тагын җиде ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Туган якларына кайткач, Акбаш авылында элемтәче булып эшли.  Инде олы яшьтә  булуына  да карамастан, ул әле бүген умарталар тота, үз көнен үзе күрә.

Мөхәммәтнур Салих улын туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин исеменнән Ютазы районы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эльвира Зарипова һәм Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Сөнәгатуллина котладылар. Аңа туган көне уңаеннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International