“Әйдәгез танышыйк” ретро-кичә

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
     10 ноябрьдә район мәдәният йортында бу елның сентябрь аенда оешкан”Вечер” ретро-клубы “Әйдәгез танышыйк” исеме астында дебют ретро-кичә үткәрде. Анда 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр чакырылган иде.

      Кичә үткәнгә сәяхәткә багышланган иде. Ул 90 нчы елларны искә төшерүдән башланды һәм тарихка тагын да тирәнрәк китте. Тормыш стиле, мода, 70-90 еллар музыкантлары һәм җырчылары турында сөйләштеләр.

      Кичә дәвамында гитарага һәм караокега ретро-җырлар искә төшерелделәр һәм җырландылар. Шул заман музыкасына биеделәр. Шулай ук ретро-чор темасына караган уен һәм викторинага да урын бирелгән иде.

      Кунаклар бу кичәдән бик канәгать, алга таба да очрашулар булыр дигән теләктә киттеләр. Шулай ук шансон, бард җырлары, ретро-фильмнар, ялгыз йөрәкләр кичәләре үткәрү турында тәкъдимнәр дә яңгырады.

      Башы булгач, дәвамы да булыр. Ретро-клуб барлык теләкләрне исәпкә алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International