Ютазы районы вәкилләре муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тапшырылган яңа автомобиль ачкычларын алдылар.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының XIV съездында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булган һәм аның алга таба үсешенең тагын бер елы артта калган.
- Икътисадның динамик үсеше, федераль органнар белән тыгыз хезмәттәшлек муниципаль берәмлекләрне үстерүнең күп кенә мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Территорияләр бурычларын хәл итүгә шулай ук Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган 12 өстенлекле юнәлеш буенча милли проектлар юнәлдерелгән, алар кысаларында Татарстан 49 федераль проектта катнаша, - дип өстәде Татарстан Президенты.
Саннар
Быел 40 программа гамәлгә ашырылды, бу максатларга 40 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде. 2020 елда аларның саны 50гә кадәр артачак. Финанслау суммасы 55 млрд сумнан артып китәчәк.
Алар арасында - илдә тиңе булмаган "Безнең ишегалды" масштаблы программасы, аның кысаларында өч ел эчендә 7 меңгә якын күпфатирлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк. Тагын бер яңа программа кысаларында хастаханә комплексларының стационарына капиталь ремонт ясалачак. 5 ел эчендә 103 объектны ремонтлау планлаштырыла. Программаны финанслау 17 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, киләсе 2020 ел вакыйгаларга бай булачак. Барыннан да элек бу - Татарстан АССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Рөстәм Миңнеханов, масштаблы чаралар Хөкүмәтнең, Парламентның һәм җирле үзидарә органнарының бердәм эшен таләп итә, дип ассызыклады. Алар ветераннарны һәм хезмәтчәннәрне хөрмәтләүгә, тарихи хатирәләрне саклауга, республика казанышларын, күпмилләтле халыкның ил куәтен ныгытуга саллы өлеш кертүен популярлаштыруга, шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республика авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре 100 яңа автомобиль ачкычы кабул итеп алды, шул исәптән, Ютазы муниципаль районы вәкилләре дә.