Бүген Иске Урыссу мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашында Совет утырышы узды. Утырышта район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина да катнашты.
Мәктәп директоры Зилә Фәздуллина җыелучыларны сәламләп, үз мәктәбе турында сөйләде. Аннан җитәкчеләр төркемнәргә бүленеп мәктәптә уңышлы гына эшләп килүче проектлар белән таныштырды.
Районның мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча доклад белән чыкты. Ул мәктәп директорларын декабрь аенда уздырылган муниципаль контроль эш, төп дәүләт имтиханының сынау нәтиҗәләренә йомгак ясады, алар алдына яңа бурычлар билгеләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина да җыелучылар алдына яңа бурычлар куйды, яңа елга теләкләр теләде һәм берничә җитәкчегә район башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды.