Утырышлар залыннан

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
Җылытуга субсидияләрне билгеләүгә документлар тапшыруның срогы – 30 ноябрь. Район башлыгы Рөстәм Нурив рәислегендә үткән бүлек һәм службалар җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе “Гармония” ХСХКҮ(ЦСОН) гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләрен бүләкләүдән башланды. Атап әйткәндә, алар “Шәфкать» номинациясендә диплом һәм проект үсеше өчен 150 мең сум белән бүләкләнде. 
Алга таба территориаль үсеш бүлеге начальнигы Алсу Фәйсханова районның бюджет учреждениеләрендә энерготикшерү үткәрү сроклары белән таныштырды. Район буенча 67 учреждение мәҗбүри энерготикшерү узарга тиеш. Районның финанслау чыганагы булып Республика бюджеты тора.
Шулай ук киңәшмәдә социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев чыгыш ясады. Ул максатчан субсидияләрне алу өчен кайчан, күпме кеше документлар бирүе белән таныштырып китте.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International