Шимбә көнне, 2019 елның 28 декабрендә, 12 сәгатьтә, Урыссу урамы буенча «Олимп» ССКдан район мәдәният йорты мәйданына кадәр «Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары парады» узачак.
Барлык теләүчеләрне бәйрәм йөрешенә кушылырга чакырабыз.
Парадта катнашу өчен Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият персонажлары костюмнары, бенгал утлары, «янып торган» шарлар һәм күтәренке кәеф хуплана!