Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Ютазылылар да 100 мең сум күләмендәге премиягә ия булдылар: «Иң яхшы инженер» номинациясендә - Илназ Гомәров, «Агромир» ҖЧҖнең тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары эксплуатацияләү начальнигы, «Иң яхшы икътисадчы» номинациясендә - Рамил Сафиуллин, «Агромир»ҖЧҖнең баш экономисты.
«Авыл хуҗалыгы иң кирәкле тармак, аның аркасында һәркайсыбызның өстәлендә икмәк һәм тормыш өчен әһәмиятле барлык продуктлар бар. Биредә төп капитал - кешеләр. Күп нәрсә кеше факторына, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең әзерлегенә бәйле бит. Бүген тармакка өстәмә кыйммәт булдыра, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрә һәм үз предприятиеләренең үсешен тәэмин итә белә торган квалификацияле кадрлар кирәк», - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, конкурс 10 номинация буенча үткәрелгән: «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсенең иң яхшы терлекчесе», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».
Безнең Ютазы аграрчыларының һөнәри осталыклары һәм хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары республика дәрәҗәсендә югары бәяләнүе бик куанычлы хәл.
АПКның иң яхшы хезмәткәре исеменә конкурс 2020 елда да үткәреләчәк. Яраткан эшенә тугрылыклы, үз һөнәри осталыгын камилләштерергә һәм өйрәнергә әзер һәр кешенең киләсе Яңа елда конкурста җиңү яулау мөмкинлеге бар!