Ютазы районында район башлыгының чыршы бәйрәме узды

2019 елның 27 декабре, җомга

Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре район башлыгының Ёлкасы белән башланып китте. Аны бүген район мәдәният йортында үткәрделәр.

 Район башлыгының чыршы бәйрәменә районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары - фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр җыелган иде. Районыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне – нәкъ менә алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов та әйтте.

- Сез иң бәхетле балалар. Сез безнең районның горурлыгы. Төрле ярышларда, бәйгеләрдә районыбыз исемен төрле якларга таратасыз. Җиңүләрегез белән аның данын күтәрәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз. Алдыгызга максат куегыз һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчегезне бирегез, барысы да барып чыгар,-диде Сергей Рузанов.

Бәйрәмгә чакыру алган йөз укучы бу көнне район мәдәният йорты артистлары көче белән әзерләнгән искиткеч әкияти серле тамаша карадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә тагы бер кат яхшылык яманны җиңүенә ышандылар.  Бәйрәм мәдәният йортының залында дәвам итте. Туймазы шәһәреннән килгән алып баручылар бәйрәм  кунакларын  биеттеләр дә, җырлаттылар да, төрле уеннарда да катнаштырдылар. 

Иске елны озатканда, барлык сөенечле вакыйгаларны искә төшереп, узып баручы елга рәхмәт әйтергә кирәк, диләр. Чыршы бәйрәменә җыелган һәр укучының андый уңышлары шактый. Иртәгесе көннәре, киләсе еллары да уңышлы булыр. Тәвәккәл, максатка омтылучан, заман юлларыннан горур атлаучы, креатив фикерләүгә сәләтле буын үсеп килә. Бу көнне бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде.

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-elka-glavy-sobrala-luchshikh-uchenikov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International