Урыссулы Галия әби Кәлимуллина яңа торактан сертификат кабул итте

2019 елның 27 декабре, җомга

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Галия Лотфулла кызы Кәлимуллина РФ программасы буенча торак шартларын яхшырту максатында сертификат кабул итте.

Хезмәт ветераны һәм аның гаиләсе белән әлеге күңелле мизгелләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов уртаклашты.

Галия Лотфулла кызы Әбсәләм авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килә. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яшьлек кенә булган кызчык өчен балачак рәхәтен авыр тормыш михнәте алмаштыра. Тыныч тормышта Галия Кәлимуллина механизатор булып та эшли, “Туймазынефть” тармагында оператор булып та хезмәт куя. Бераздан соң ул Әбсәләм спирт базасына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

1944 елдан алып 1951 елга кадәр Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайткан Шәйхрази Кәлимуллин белән гаилә корган Галия Лотфулла кызы дүрт бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны кызлары һәм уллары тәрбиясендә яши.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин ил тынычлыгы хакына башкарган зур хезмәте өчен чал чәчле анага эчкерсез рәхмәтен белдерде һәм яңа фатирда җан рәхәте тоеп, озын гомер кичерүен теләде.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International