Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ә. Шафигуллинның котлавы

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле ютазылылар, районыбыз кунаклары!

Тагын бер ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Яңа ел – яңа өметләр, якты уй-хыяллар бәйрәме. 2019 ел безнең район өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Күп санлы федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру бәрабәренә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау объектларын тергезү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә зур эшләр алып барылды, юлларны норматив хәлгә китерүне дәвам иттек, кече һәм урта бизнес үстерелә. Болар барысы да безнең уртак тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Берничә көннән аяк басачак 2020 ел да вакыйгаларга бай булачак – ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кебек зур әһәмияткә ия чаралар бездән тагын да бердәмлек таләп итәчәк. Шуңа күрә киләсе ел якты идеяләр, матур эшләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын дип телик. Ә иң мөһиме, ул тынычлык һәм иминлек елы булсын! Кадерле якташлар, Яңа елда өмет капкалары бәхет теләп кенә ачылсын, һәр йортка ул тынычлык, шатлык, килешеп яшәү алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, гаилә бәхете телим!

Яңа ел белән, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International