Бүген районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләр катнашында узган киңәйтелгән киңәшмәсе бүләкләү тантанасы белән башланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, Хәрби-патриотик берлек идарәсе карары нигезендә, Төньяк Кавказда контртеррорлык операция тәмамлануга 10 ел тулу уңаеннан, якташларыбызның данлы сугышчан батырлыкларын искә алып, актив тормыш позициясе һәм иҗтимагый эшләре, Татарстан Республикасының һәм Россиянең хәрби һәм рухи-әхлакый традицияләрен саклауга юнәлдерелгән хәрби-патриотик чараларда актив катнашканы өчен Марат Гыйльметдиновка берьюлы ике орден тапшырды.
2019 елның 8 сентябрендә сайлау капманиясен әзерләү һәм үткәрү буенча намуслы хезмәте өчен ТР үзәк сайлау комиссиясе белгече Ирина Галиуллина РФ Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәт хаты, сайлауларны оештырудагы казанышлары өчен 2811 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Зилә Салихова ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мактау билгесе, ТР сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 2820 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Рәзинә Карипова, территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Светлана Мамаева ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мактау грамоталары, шулай ук сайлау кампаниясендә актив катнашкан өчен 2812 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Ринат Фәйсханов, 2821 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Лиана Шәрифуллина ТР Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Идарә итүче компания” ҖЧҖ контролеры Халисә Нигъмәтова ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының мактау грамотасы, “Идарә итүче компания” ҖЧҖ ишегалды җыештыручысы Надежда Куцевол ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының рәхмәт хаты, нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәрманлыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Татарстан Республикасының Күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» ассоциациясенең мактау грамотасы белән «Идарә итүче компания» ҖЧҖ слесарь-сантехнигы Ибәтулла Гаянов һәм электр монтеры Ирек Шакиров бүләкләнде.
Озак еллар намуслы хезмәте, архив эшен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Ютазы муниципаль районы
башлыгының мактау грамотасы белән архив бүлегенең беренче категорияле белгече Минзилә Хәмидуллина билгеләнде.
Оперативкада район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәт җитәкчеләре оператив вәзгыять турында мәгълүмат җиткерде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Евгений Клещевников сүзләренә караганда, узган атнада, хокук сакчылары уздырган операция нәтиҗәсендә, бер килограммнан артык күләмдә наркотик матдә һәм 30 литр спиртлы эчемлек алу факты теркәлгән. Районның баш табибы Светлана Шакирова медицина учреждениесенең штат режимда эшләячәген, табибларның билгеле график буенча кизү торачакларын хәбәр итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин җаваплы хезмәтләрнең игътибарын тагын бер кат Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә узачак массакүләм чараларны оештыруга, җәмәгать иминлеген саклауга, шугалаклар һәм боз тауларының, җәрәхәт куркынычы тудыру ихтималы булган объектлар буларак, төзеклеген ныклы игътибар үзәгендә тоту мөһимлеген искәртте.
Киңәшмәне тәмамлап, район җитәкчелеге һәркемгә 2019 елда башкарылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе яңа елда да бер максатта аңлашып хезмәт куюга өмет баглады.
Илмира ГАЛИЕВА