Чыннан да, шимбә кичендә Көрәш-Бүләк авылы клубында табигый җылылык кына түгел, җан һәм күңел җылысы да күп иде.
Бу кичне Көрәш-Бәләк авылы клубы тәрәзәләрендә ут озак янды. Авыл халкы гына түгел, Бәйрәкәтамак, Подгорный, Урыссу, Казан һәм башка торак пунктлардан килгән кунаклар хәтта бина эченә сыймады. Чөнки бу көнне алар өчен икеләтә тантана булды – шуның берсе Яңа ел булса, икенчесе – быел халык егерме елга беренче тапкыр бәйрәмне җылы клубта уздырды. Яңа ел алдыннан, ниһаять, Көрәш-Бүләк авылы клубы газга тоташтырылды. Бу үзе бер зур вакыйга!
Аларны бу шатлык белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин котлады һәм әлеге көнне зур сабырлык белән көтеп алганнары өчен зур рәхмәтен җиткерде. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге сәркатибе Фирүзә Нәбиева мәдәният учреждениесен табигый ягулыкка тоташтыруда олы ярдәм күрсәткән “Теплосервис” МУП, район газ хезмәте җитәкчелегенә һәм коллективына, җирле фермерларга һәм, әлбәттә, әлеге эшне катгый контрольдә тоткан район җитәкчелегенә җылы теләкләрен җиткерде. Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең элекке башлыгы, бүген район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева Көрәш-Бүләк авыл клубына кыйммәтле бүләк тапшырды. Ә сүз алган район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова: “Әлеге вакыйгадан елыйсы да, җырлыйсы да килә”, - дип кенә әйтеп калмады, ул кунакларга иң моңлы җырын да бүләк итте.
Яңа ел кичендә чын баян моңы агылды, матур сәхнә киемнәре киеп алган җирле артистлар, кунакка килгән сәнгать осталары җырлады, биеде, лотерея уенында бүләкләр отты... Олысы һәм кечесе чын күңелдән бәйрәм итте.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары