Район самбочылары Яңа ел бәйрәмендә

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

“Олимп” спорт комплексында самбо белән шөгыльләнүче балаларны, аларның тренерын һәм әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин тәбрик итте.

Ул самбочыларның төрле дәрәҗәдә уза торган ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен горурлык хисе белән билгеләп узды һәм аларга киләсе елда тагын да югарырак казанышларга ирешүләрен теләде. Чыршы бәйрәменә килгән әти-әниләргә балаларын сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә яшьли өйрәткәннәре өчен Аяз Әдип улы ихлас рәхмәтен җиткерде.

Самбочыларны Яңа ел белән котларга Кыш бабай, Кар кызы һәм аниматорлар да килде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, шигырьләр сөйләде һәм үз тренерлары – бәйрәм иртәсе химаячеләреннән Яңа ел бүләкләре кабул итте.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International