Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Димтамак ветераннар советы җирлектә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашалар
2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Димтамак авыл җирлеге буенча ветераннар советында өч йөздән артык кеше тора, шулар исәбендә инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм анда катнашучылар, Әфганстанда һәм Чечня Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар.
Җирлекнең ветераннар советы рәисе Р. Әхмәдишин мәгълүматлары буенча, әлеге җирлекнең ветераннар оешмасы сайлаулар барышында чәй табыннары һәм йортларда күчмә сайлаулар оештыра, сугышта катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына аларның торак-көнкүреш шартлары белән танышу өчен бара, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр белән берлектә алар катнашкан вакыйгалар турында стендлар өчен материаллар туплый. Җирлекнең ветераннар советы катнашында ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга авыл уртасында куелган һәйкәл ремонтлана. Агымдагы елның октябрендә җирлек хезмәткәрләре белән бергә аның тирә-ягына агачлар утыртылды. Җиңү көне алдыннан совет җитәкчелеге сугышта катнашучыларга һәм сугыш инвалидларының өйләренә бара, аларның митингка баруларын оештырырга ярдәм итә, бүләкләр тапшыра. Үз эшләрен халыкка социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бергә туры китереп, ялгыз ветераннарны ул даими күз уңында тота. Агымдагы елның декабрь башына авыл җирлекләре белән берлектә Бөек Ватани сугышы инвалидлары һәм анда катнашучыларның тол хатыннары белән очрашу планлаштырылган.
Димтамак авылы ветераннар советы җирлектә уздырылган бөтен чараларда, Ватан сакчысы көнеме, Халыкара хатын-кызлар көнеме, Сабан туемы, Яңа елмы яисә башка бәйрәм булсынмы ул, барлык бәйрәмнәрдә актив катнаша. Быел Димтамак җирлеге буенча егерме дүрт кеше – юбилейларын, дүрт пар алтын туйларын билгеләп уза. Юбилярларны котларга дип район ветераннар советы рәисе З. Глушкова чакырыла, район мәгълүмат чараларында алар турында материаллар әзерләнә, бүләкләр тапшырыла. Пенсия яшенә җиткән затларны ачыклау максатында, ветераннар советы тарафыннан предприятиеләр һәм оешмалар белән элемтә урнаштырылган.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз