Ютазылылар районның төп чыршысы янына җыелды һәм Яңа ел каршылауны билгеләп үтте

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 декабрьдә, 18 сәгатьтә, “Яңарыш” паркында зур бәйрәм узды.

Район мәдәният йорты артистлары чараны курантлар сугуы астында тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Суык борыннарын һәм яңакларын чеметсә дә, җыелучылар , салкынга игътибар итмичә, дәртле флэш – моб биеп, күңел ачуын дәвам итте.

Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Әдип улы Шафигуллин кунакларны Яңа ел белән котлады һәм игълан ителгән конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде.

Уфадан килгән кунаклар ютазылыларны якты файер-шоу белән сокландырды.

Бәйрәмгә Кыш Бабай үзенең оныгы Кар Кызы һәм ел символы шук Тычкан белән килгән иде, алар җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Өлкәннәр һәм балалар әкият персонажларына бик куанды һәм бергәләп Яңа ел җырлары астында әйлән-бәйлән уйнады.

Ә әйлән-бәйләннән соң искиткеч салют булды!

Бәйрәм, тамашачыларны матур музыкаль номерлар белән сөендереп, тематик концерт белән дәвам итте. Яңа ел каршылау бәйрәме бик күңелле узды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International